Тэтимол 2015

КАБАК III«кабак, питейное заведение», диал. (ТТДС I: 224; Тумашева 1992: 113) «лавка, магазин», кабак (урта к) «ворота; усадьба; двор», (Будагов II: 2) «забор на меже», (ЗДС: 371) «родовой праздник нескольких сёл». Алтын Урда тат. телендә кабак «шәһәр капкасы» (кабакчы «шәһәр капкасы сакчысы», к. Греков, Якубовский: 114) < гом. кыпч.: нуг. қабақ «авыл, хутор», кар. кабах, әрм.-кыпч. хавах «капка; кальга, шәһәр» (хабахчы «капкачы»), к.-балк. қабақ «торлак; авыл; капка; киртә, кәртә» < куман. kаbак, kаbасһ «кальга капкасы» < бор. төрки (ДТС: 420–421) qapaγ, qapuγ «капка, ишек; кабулханә, кергелек» һ.б. барысы да қап «капкач, капкачлы савыт; кап» тамырыннан, әлбәттә. Гомумән, бу сүз төптә күз кабагы белән бердәй; элекке кирмән, кальга капкалары вертикаль хәрәкәттә ачылган (югары күтәрелгән); димәк чыгыш мәгънәсе «кирмән капкасы», шуннан «гомумән капка» → «капкалы ихата» һ.б. (к. югарыда). Шәһәр капкасы янында элек-электән сатучылар, кибетләр торган, шуннан «кибет, магазин» һәм, ниһаять, рус телендәге «исерткеч эчемлек сату урыны» мәгъ. килеп чыккан (к. Прыжов И.Т. История кабаков в России. СПб., 1914). Чув. хопах > хупах, як. хабаах һ.б. «мәйханә» рус теленнән таралган.

Казан дәүләтендә қабақ сүзенең төп мәгъ. «магазин, кибет» булуы билгеле. Ахметьянов 1989: 132–133; Федотов II: 359 (бик аз). Фасмер II: 148 (һич кирәкмәгән фаразлар китерә); Тимергалин: 215.



Предыдущая статья            Следующая статья