Тэтимол 2015

КАБАК II«тыква», диал. (Тумашева 1992: 112–113) кабақ, каwақ «трава; лист» > чув., мар. удм. кабақ, рус. диал. кабак (шуннан кабачок, кабачки «вак кабак төре») < гом. кыпч., гом. угыз. қабақ, қабқа, қаwақ < бор. төрки (ДТС: 399) qabaγ, qabaq id., уйг. қапақ «кабак; озын муенлы кабактан эшләнгән декоратив савыт» һ.б. К.-балк. (> абаз.) қаб «кабак» сүзеннән чыгып, бу сүзне дә қап тамырыннан дип уйларга мөмкин, тик сүзнең кайбер яңгырашлары һәм мәгънәләре читкә алып китә, к. төркм. қаабақ, рус. (төрки телләрдән) кабака, кебека «кабак», М. Кашгари буенча (МК I: 382), қабақ «яшел килеш ашала торган җимеш» (чаг. чув. хопах > хупах «әрекмән» ~ мар. кавақ id.). Г. Рамстедт (1957: 181) қабақ сүзен кор. һupak < кыт. *hu pak «варвар кабагы» сүзе белән чагыштыра һ.б. Будагов II: 36; Doerfer 3: 412; Фасмер II: 148, 220; Мухамедова 1973: 109–110; ЭСТЯ V: 164; Аникин: 229.

Кабакның гаҗәеп үзлеге бар: ул тамырларын тирән җибәреп (әгәр аста сулы катлам булса) сусыз-яңгырсыз чүлләрдә дә үсеп утыра. Җылы якларда үсә торган озын муенлы ташкабак төреннән төрле комгансыман савытлар ясыйлар. Көнч. Азия халыкларында кабак демиург (дөньяны яратучы зат) дип исәпләнә. Бер үзбәк әкиятендә кабакны кискәләгәндә пычагы кабак эченә төшеп киткән бер кеше шул пычагын алам дип кулын тыгу белән үзе дә төшеп китә һәм бүтән бер дөньяга барып чыга. МНМ II: 175, 231, 488.



Предыдущая статья            Следующая статья