Тэтимол 2015

КАБАК I«веко (глаз)» < гом. кыпч. қабақ id., алт. кабак, қабақ «кат, кабак», хак. хахпах «капкач, күз кабагы», тув. хабақ «маңгай, кузыр – козырёк» < бор. төрки (ДТС: 420) qapaγ «капкач; күз кабагы; кызлык пәрдәсе» ~ чув. хопах > хупах «күз кабагы». Күз кабагы тәгъбиреннән үк күренә, төп мәгъ. «капкач». Федотов II: 359 (аз материал китерелә).

Төрки телләрдә (тат. диал. (ЗДС: 265), кырг., башк. диал. һ.б) тагы қабақ «зур түгел текә ярлау, текә кашлак» ~ аз., төр. (Будагов II: 36) қабағ «кыек, түбә; палуба; тау сырты, тау башы», аз. ғабағ «алгы як; элек», алт. диал., чулым., уйг. (Joki 1952: 155–156) қамақ «маңгай», тув. хавак «кашлак, тау текәсе» (сүзлекләрдә қабақ «маңгай» сүзеннән аерылмый) сүзләре дә бар. Бу сүзләр қабақ сүзенең күч. мәгънәләреннән булса кирәк, к. Гарипова 1998: 94–95.

Кабак нигезе һичшиксез қап тамырыннан (кап-ақ > қабақ), к. Кабага, Кабак III, Капкач.



Предыдущая статья            Следующая статья