Тэтимол 2015

КАБА II: каба сакал «пышная борода» < гом. кыпч., госм. қаба «калын, киң сакал», бор. төрки (Räsänen 1969: 215) qaba id. > төркм., аз. ғаба «юан, симез, зур, тупас; калын (сакал)» ~ кр.-тат., кар., ком. қаба «тупас, дорфа һ.б.» (к. Zenker: 689, Steuerwald: 463).

Бу каба сүзеннән тыш, чыгт., кыпч. қаба, төр. (Будагов II: 35) қāбā, қабā «тупас тукымадан өс киеме, чикмән» сүзе дә (иске ядкәрләрдә) очрый. Бу сүз гарәпчәдән килә һәм аның қаба I сүзенә кагылышы юк.



Предыдущая статья            Следующая статья