Тэтимол 2015

КАБА I«пряслице; сошник (деревянная часть плуга, сохи, на которую надевается железный лемех)» > мар. (Исанбаев 1978: 43) кáва, удм. кубо id. Бу бор. агротехник термин ниндидер субстрат телдән алынган булырга мөмкин, к. рус. диал. (Даль) каба, коба, кова «тәбәнәк кенә багана, юан казык һ.б.ш.». Икенче яктан к. угыз. төркиләрендә kaba, qaba – угызларның бабаларын «тудырган» мифологик агач (к. Ögel: 89).

Каба сүзеннән чув. йопа > йупа «күшә баганасы; кеше кыяфәтендәге (кабер ташы)» сүзе килсә кирәк (гом. төрки қ- > чув. й- күп кенә сүзләрдә күзәтелә); к. ш. ук мар. (Упымарий: 74) копа, копка «уч, кул чугы». Ашмарин IV: 342–347; Федотов II: 488–489 (чув. юпа сүзен монг. һ.б. обо «уба» (к. Уба ) сүзе белән бәйли, безнеңчә, бу бик шикле).

Дерив.: кабалы, кабасыз, кабалык.

Халык фантазиясе каба агачын байтирәк (рус. «мировое дерево») белән тиңләгән, шуннан «тугыз кабаны чайкаган су белән дәвалау» (к. русларда «...водою из девяти веретен») ырымы килеп чыккан.



Предыдущая статья            Следующая статья