Тэтимол 2015

-КА, -КӘ – древний аффикс, образующий ласкательно-уменьшительные названия живых существ (и растений). Хәз. тат. үзе генә сирәк кулланыла (мәс., анака ~ инәкә, әбекә һ.б.), гадәттә бу кушымчага (ш. ук иркәләү кушымчасы) өстәлә һәм -кай//-кәй кушымчасы пәйда була (анакай ~ инәкәй, әбекәй һ.б.) һәм ул киң кулланыла. Кайбер очракларда бу -кай//-кәй җансыз әйбер атамаларына ялгана башлый, мәс., актив кулланышлы җылыкай һ.б.ш.

Бүтән кушымчалардан үзгә буларак, -ка//-кә кушымчасында тартык авазлар интервокаль позициядә дә яңгыраулашмый (мәс., атакай, кешекәй диелә, атагай, кешегәй түгел, чаг. – юн. килеш кушымчасы яңгыраулаша: атага, кешегә һ.б.). Ихтимал, бор. төрки qa, кә аерым сүз булгандыр, чаг. кыт. кэ «әҗәлле (кеше)».

Ошбу сүзлектә -ка//-кә ярдәмендә ясалган барча сүзләр дә күрсәтелмәде.



Предыдущая статья            Следующая статья