Тэтимол 2015

К хәрефе кириллица нигезендәге татар алфавитында калын қ, урта к һәм нечкә к′ тартык авазларын белдерә.

Сүз башында қ һәм к′ бор. төрки q - һәм k- авазларыннан килә. Урта к мишәр сөйләшләрендә һәм алынма сүзләрдә генә очрый.

Сүз (иҗек) азагындагы -қ һәм -к бор. төрки -γ һәм -g авазларыннан килергә мөмкин.

Интервокаль позициядәге -қ- һәм -к- еш кына бор. икеләтелгән -ққ- һәм -кк- тезмәләреннән килә (бака < бакка, ике < икки, тәкә < тэккә һ.б.). Каты қ- авазыннан соң палаталь сузык килү очраклары гадәттә гар.-фар., ш. ук уйг. теленнән алынган сүзләрдә күзәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья