Тэтимол 2015

ЙӨК, диал. җөк «груз; вьюк; воз, поклажа» > удм. диал. жук, мар. йук, йык, йĕк (Исанбаев 1978: 39) ~ чув. çĕк, çăк [счөк, счŏк] < гом. төрки, бор. төрки йүк > к.-балк., кырг. җүк, каз., к.-калп. жүк id. бор. - «йөкләнү», шуннан бор. төрки - «йөкләү» (ДТС: 283–285; Боровков 1963: 165) > чув. йĕт, йăт- id., к. бур. зöö- < җöö- «ташу, йөкләү» < бор. монг. ǯüge- id. К. ш. ук КБтә йүҙүр- «йөкләү, йөк ташыту». ЭСТЯ IV: 262–263.

Рус. вьюк төрки телләрдән (Фасмер I: 373, йүк сүзенең чыгышы тур. – бөтенләй хата).

Дерив.: йөкле, йөксез; йөклә-ү; йөкче (икенчел дериватлары да күп).



Предыдущая статья            Следующая статья