Тэтимол 2015

ЙӨЗЕМ[йөзөм], диал. җөзөм, өзөм «виноград; изюм» – гом. төрки (күп телләрдә юк) йүзүм, төр., бор. төрки, чыгт. үзүм, к.-балк., кырг. җүзүм, каз., к.-калп. жүзiм, җүзiм id. бор. üzüm «өзеп алына торган җимеш, тәлгәш» сүзеннән, ди Г. Клоусон (Clauson: 288), к. бор. төрки jüüm «бәйләм, тәлгәш» (Боровков 1963: 16), к. ш. ук Будагов I: 133; ЭСТЯ I: 625; ДТС: 631. Анлаут й- килеп чыгу уйг.-үзб. диалектларында очрый: үз- > йүз- «өзү».

Виноград үзе бор. төрки телләрдә borlaq дип аталган. Рус. изюм «киптерелгән йөзем» төрки телләрдән, к. Фасмер I: 124.



Предыдущая статья            Следующая статья