ЙӨЗЕК[йөзөк], диал. җөзөк «кольцо (с камушком), перстень» < гом. төрки, бор. төрки йүзүк, госм. йүзүүк < йүзгүк, урта төрки jüksük (Räsänen 1969: 214), тув. чүстүк, чүскүк, чүксүк, алт. йүстүк, хак. чүстүк «йөзек» – диал. (ЗДС: 254) йөз < бор. төрки jüz >> тув. чүс «буын» сүзеннән булса кирәк, к. тув. чүстүг «буынлы, буынлык»; чув. çĕрĕ [счөрө] < *җөрөг < җүр-гүг бу сүзнең борынгылыгын күрсәтә, к. ш. ук венг. gyürü «йөзек». К.-балк., кырг. жүзүк, каз., к.-калп. жүзүк, җүзүк һ.б. «йөзек» закончалыклы фонетик вариантлар. Монг. дэрү, як. дöрö «балдак» сүзе белән чагыштыру (Егоров 1964: 212) безгә ышандырырлык булып тоелмый. Räsänen 1969: 214; ЭСТЯ IV: 261–262; Федотов I: 112. Дерив.: йөзекле, йөзексез; йөзеклек. |