Тэтимол 2015

ЙӨЗ II, диал. җөз «сто» < гом. төрки, бор. төрки йүз, к.-балк., кырг. җүз, каз., к.-калп. жүз, алт. дьүс, тув. чүс ~ болг. җүр > чув. çăр [счөр] id., к. ш. ук камас. җюр, нен. jur (Joki 1955: 124). Безнеңчә, бу сүз бор. уйг. jüz, тув. чүс, як. сүс һ.б. «буын, бармак буыны» сүзе белән бердәй (ун бармактан соң ун бармак буынын санаганнар). Räsänen 1969: 213; ЭСТЯ IV: 260; Федотов I: 111–112 (төрле карашларны яктырта). К. ш. ук Булатова А.К. Развитие значений слов в тюркских языках // Научный Татарстан. 2013. № 1: 104–107 (арка, аяк, йөз сүзләренең гом. төрки планда мәгъ. үзгәрешләре тур. җентекләп язылган).

Дерив.: регуляр сан формалары; йөзлек; йөзләгән, йөзләрчә.



Предыдущая статья            Следующая статья