Тэтимол 2015

ЙӨДӘ-Ү, диал. җөдә-ү, гедә-ү (ТТДС I: 116), җөзә-ү, себ. йөтә-ү, йүдә-ү, йота-у, йута-у (Тумашева 1992: 83, 85, 88). «изнемогать; маяться, терять рассудок (от горя)» > чув. йүте-, йүтке-, удм. җудэ- id., мар. йүдä- «акылсызлану; аптырау» ~ башк. йөдә-, кырг. җүдö- id., алт. дьуда- «ярлылыкка төшү», дьүде- «йөдәү, үләттән үлү» (дьүдек «зәгыйфь, пычрак»), хак., тув. чүдэ- «авырып, пычрак хәлгә килү (терлек тур.)» ~ як. (Пекарский: 868–869) җүҗäi, җүдjäi-, дьүдәй- «ябыгу, пычрану», эвенк. ǯудэй- «арыклану, начарлану» (ǯудэк «арык, начар, шапшак» ~ яз. монг. ǯüdere «йөдәү, арыклану», ǯüde- «артык авыр хәлгә төшү, йөдәү».

К. ш. ук тат. йөдәү, йөтәү (ДС I: 69), җөдәү (ДС II: 263) «арык, начар, юньсез» ~ удм. ǯудон «аптыраш – йөдәш»; тат. йөдәт-ү, җөдәт-ү > чув. йүтет-, мар. йүдäт- «йөдәтү, җиләтү, җанга тию», чүдö, цүдö (Упымарий: 248) «ярлы, накыс».

Йөдә- нигезен ике төрле аңлатып була: 1) йот сүзеннән, к. себ. (Тумашева 1992: 83), башк. диал. йота-у «йоттан хәлсезләнү (терлек тур.), кайгыру (кеше тур.)», хак. чут «начар һавалар; хәлдән тайган; шапшак» < чут «йот», тув. чуданкы «йөдәгән», алт. диал. чуда-, калм. (Räsänen 1969: 481) zuta- «ачлыктан үлү»; 2) бор. jüde- > уйг. жүдә-, тув. чүдэ- «үзенә йөк алу, артык йөкләнү» дигәннән, к. ш. ук эвен. дёг-дай- «ярлылану», дёг-ан «фәкыйрьлек», эвенк. дюдей- «йөдәү» (терлек тур.).

КБтә:

Аҗун бöдни барча улуш-кäнд кодуп,

Туруп тағка барса ағыр йүк йүдүп,

ягъни:

Галәм халкы барча авыл-калаларны куеп,

Торып тауга барса, авыр йөк йөдөп.

Йөдөп монда йөкләү, йөкләнү. Тамырдаш исем һәм фигыль бер фразема ясау төрки тел өчен бик гадәти хәл.

Räsänen 1969: 212; ЭСТЯ IV: 35; Федотов I: 207 (йөдә- < йүдә- сүзен йада-у, җада-у белән чагыштыра).

Дерив.: йөдәш-ү, йөдәт-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья