Тэтимол 2015

ЙӨГӘН, диал. җөгән, җөгин, җигин, җигем (халык этимологиясе!), йүгән «узда, уздечка; повод» ~ ком. йуген, к.-балк. җүген, кырг. җүгöн, җööн, җүöн, нуг. йүвен, каз., к.-калп. жүwән, чыгт., уйг. жүгән, йүгән, бор. төрки jügün, čigin (ДТС: 145, 185), алт. үйген, төркм. үйән, аз. йүйән, алт. диал., тув. чүген һ.б. урта төрки jüjgen, төркм. уйан, ойан, төр. диал. ögügen id. Ф. Сумер (Sumer 1983: 94–96) üyе «ат башына куела торган каурый, җәбәлә» сүзеннән ди. Бу гипотеза өстәмә дәлилләргә мохтаҗ. Чаг. ш. ук. грек. ςυγον, лат. jugum, jungo «бәй, камыт, йөгән» (лат.-грек сүзләре бор. төрки телләргә Бактриядән – Урта Азия грек дәүләтеннән кергәннәр). Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 177) уй ~ ой – үг ~ йүг тамыры тур. сөйли.

Дерив.: йөгәнле, йөгәнсез; йөгәнлек; йөгәнлә-ү (һәм аның юнәлешләре).



Предыдущая статья            Следующая статья