Тэтимол 2015

ЙОРЫН[йŏрŏн], диал. җŏрŏн «шёлк, шёлковый (ТТДС I: 175); шёлковая подкладка; лоскут (Тумашева 1992: 82); аппликация (из шёлковой ткани)» ~ башк. йŏрŏн «кештәк; почкак» ~ чыгт. (Будагов II: 374) юрун, каз. журын, җурын, җулый «итәк, яка, кесә, бүрек каймасы, кырпу» – иске затлы киемдә. Ул бик ачык, җете төстә булган (ҚТДС: 120), к. ш. ук к.-балк. җурун, алт. диал. (Баскаков 1972: 213) дьурук «кештәк», тув. чурук «кештәк; бизәү, картина» >> як. сурук «язу; рәсем», суруй- «язу; рәсемләү» (сурун- «языну») ~ яз. монг. ǯiru- «сызу, рәсемләү, чыю», ǯiruγ, ǯirum «сызым, план» > эвенк. ǯuru-, маньч. ниру- «язу, сызу, рәсемләү» (к. ССТМЯ I: 273, 600). Ихтимал, тат. цурла-у, чурла-у «бизәклә-ү» шуннандыр (тат. телендә й > җ > ч очраклары бар). К. Чур-у.

Йорын сүзенең «ефәк кисәге» мәгъ. борынгыдан килә, к. бор. төрки jurun «ефәк тукыма кисәге» (МК, к. ДТС: 282), ләкин бу мәгъ. хәз. тат. телендә генә сакланган, чув. çĕрçĕн «ефәк» сүзенең этимологиясе ачык түгел (*җŏр-җŏн?). ЭСТЯ IV: 255–256.

Дерив.: йорынлы (рус. «в шелках» мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья