Тэтимол 2015

ЙОРТ, диал. җорт «дом; двор, усадьба» > удм. җурт, чув. çурт, мар. сурт < гом. төрки, бор. төрки йурт > каз., к.-калп. җурт, к.-балк., кырг. журт, тув., хак. чурт, як. сүрт, төркм. йуурт, йувырт, йүверт > башк. диал. йŏрŏт id. А.Н. Кононов фикеренчә (к. Родословная туркмен. М., 1958: 79), гом. төрки йугыры-, йуры- «йөрү» сүзеннән (йуры-т) һәм тәүдә күчмәнче биләмәләрен белдергән, к. иске әд. тат. (Әхмәтҗанов 2009: 30 һ.б) йорт «ил, дәүләт», йорот итү «яшәп тору».

Тат. йорт-җир тәгъбире дә тарихи берәмлек, к. чув. çурт-йĕр (Ашмарин XII: 273), удм. җурт-җэр «ихата». К. ш. ук удм. йуртла- (< тат., к. Кельмаков 1977: 54) «яңа торлакка, яңа җиргә күчү» ~ алт. дьурта-, тув., хак. чурта- «яшәү, яшәп яту». Эпик әдәбият телендә: ил илләгән, йорт йортлаган хан…

Рус. (Аникин: 718) юрт, юрта «тирмә; ихата» төрле төрки диалектлардан; морд. юрхта «йорт» русчадан булса кирәк. Будагов II: 371; Ахметьянов 1989: 132; ЭСТЯ IV: 254–255 (шунда ук арытабангы мул әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: йортлы, йортсыз һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья