Тэтимол 2015

ЙОМЫШ[йŏмŏш], диал. җŏмŏш, йымыш «поручение», иск. «служба» < гом. төрки, бор. төрки йумуш id., нуг. юмыш, каз., к.-калп. жумыс, кырг., к.-балк. җумуш, тув. чымыш, алт. дьумыш, ньумуш, дьумуш, хак. нымыс һ.б. < бор. гом. төрки *йумулч > болг. *җумул > җŏмŏл > чув. йăмăл «йомыш», çăмăл [счŏмŏл] «сәбәп» > мар. Б. с′омыл > мар. Т. с′амыл «йомыш, хуҗалык эше; ярдәмче, йомышчы» (мар. сомылка > самылка «йомышлы, йомышчы» формасы да актив кулланыла) ~ як. соболоң «юл, йөрү өчен түләү, бүләк».

Төрки телләрдә йŏмŏш < йумуш тамырыннан тат. диал. (Тумашева 1992: 82) йŏмша- ~ уйг. йушма-, нуг. юмса-, кырг. җумша-, каз., к.-калп. җумса-, хак. нымза- «йомыш кушу, әмер бирү, боеру», башк. диал. йомоша- «файдалану» фигыле дә ясалган.

Йомыш сүзенең бор. иҗтимагый төземгә катнашы бар; аның тамыры бор. гом төрки йом < йум – исем һәм фигыль – «берек»; «җәмгыять, җәмәгать», «оешма» һәм «иҗтимагый максатларда җыелу-җыю», «бүтәннәрдән аерым, үзара җыену» мәгъ. булганга охшый, к. бор. төрки (Боровков: 163; ДТС: 279) jumtar-, jumdar – (> кар. йомдар-) «җыю», jumγu, jumγı, jumγın «барчасы, бөтенесе бергә», jumıt «җыелыш, җыелу». Бор. төрки сүзләр һәм мәгънәләр удм. юмша- (< йумуш-а-) «җыелышып гыйбадәт кылу һәм күңел ачу», юмшан «сабантуй» һәм «гомуми мәҗүси гыйбадәт» һ.б. сүзләрдә сакланган шикелле. Чаг. ш. ук чув. им-йăм (тат. им-йом) «мәҗүси догалар». К. Йом-у. ЭСТЯ IV: 251; Ахметьянов 1989: 108.



Предыдущая статья            Следующая статья