Тэтимол 2015

ЙОМЫР[йŏмŏр], диал. йомар, җŏмŏр «круглый; круглая чашка» > мар. йумыр «шар» (Упымарий: 312), чув. чăмăр «түгәрәк», çăмăр «йодрык» һ.б. йŏм- сүзеннән әлбәттә, әмма ясалышы бигүк ачык түгел. Һәрхәлдә, йомры һәм йомыр сүзләрен аерырга кирәк.

Йомыр сүзенең «чынаяк, тәгәч» мәгънәсе бу әйбернең формасына карап түгел, ә кырг. җумур, җумыр ~ тув. чумур «карта; ашказан; картадан ясалган савыт» сүзеннән килә: элекке картаны киптереп һәм ыслап махсус савытлар ясаганнар. Себ. йумарның «бавырсак» мәгъ. дә «карта» мәгънәсеннән килсә кирәк (Тумашева 1992: 82). К. ш. ук Йомырка.



Предыдущая статья            Следующая статья