Тэтимол 2015

ЙОМ-У, диал. җŏм-у «сомкнуть» < гом. төрки йум- (алт. дьум, каз., к.-калп. жум-, к.-балк., кырг. җум- id.). Рамстедт (1957: 43) бу тамырны йом-ыш һәм хәтта йогыр- < *йомгыр- сүзләре белән дә бәйли (тик бу фараз гына булып кала). Безнеңчә, бор. йум «җәмгыять, җыен» сүзе дә булган. К. Йомыт-у.

Йом- < йум- тамырыннан күп гом. төрки нигезләр ясалган, к. Йодрык, Йомгак, Йомарла-у, Йомык, Йомыр, Йомры, Йомырка, Шомырт. Räsänen: 210 (йум- тамырын монг. ǯumuji «бикләнү» белән чагыштыра). ЭСТЯ IV: 245–246.

Дерив.: йомыл-у, йомдыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья