ЙОМРАН, диал. җŏмран, җŏмŏран «суслик» > удм., мар. йумыран, чув. йăмран < чыгт. йумран, к.-балк. җумран, җумыран, җубуран (> абаз. җумаран, кабарда. җумэрэн), алт. диал. йубуран, йыбыран, як. дьабара(н) id. < безнеңчә, бор. монг. ǯurum-bar-agan (чаг. бур. зумбара, зумбарäн) «соргылт җәнлек»: ǯurum «йомран» – бор. мәгъ. «соры», -bar монг. кушымча (чаг. чи-бәр), -ān – күп. кушымчасы яисә -ан «җәнлек» дигән сүздән. К. ш. ук рус. диал. евражка, к. ш. ук рус. емуранка, евран, зумурушка һ.б. < төрки *йубуран (Аникин: 186–187, 190, 195), салар. зимбра, ǯимбур, маньч. ǯумарган, ǯумархан «йомран, тычкан, сукыр тычкан» (ССТМЯ I: 275). Räsänen 1969: 210; ЭСТЯ IV: 247–248; Федотов I: 182–183 һ.б. (әдәбият күп). Бу сүзне йомры сүзеннән диючеләр бар. Башкортларда йомран ыругы һәм авыллары билгеле. |