Тэтимол 2015

ЙОЛ-У, диал. җŏл-у «рвать, вырывать; вырвать из беды; выкупить» < гом. төрки йул-, төр. уоl-, к.-балк., кырг. җул-, каз., к.-калп. жул- id., к. ш. ук алт. дьул-, хак., тув. чул- «йолу; урлау», чув. çăл-, як. сулуй-, сулла- «йолу, йолку», бор. төрки jol-, jul- id. ~ яз. монг. ǯulu-, ǯilu-, бор. монг. ǯиlγи- «йолку» > эвенк. ǯулγа- id. (ССТМЯ I: 272); монг. формасы төрки жулқу-, йулқу- (> тат. җолкы-, йолкы-) сүзеннән, ә бу сүз исә йул-уқ- нигезеннән, ягъни йул- сүзенең интенсивлык дәрәҗәсеннән килә (тат. сөйл. йолқ-, жолк-: йолкый да, йолка дип тә әйтелә), шуннан йолкын-у (гом. төрки параллельләре белән). Чаг. як. сул «сөян, суелган агач», сул- «чистарту», сулуй- «йолу». Будагов (II: 983) йул-, йол- сүзен йүл-, йөл- «сакал-мыек эскәкләү» (к. Җөл-ү ) сүзе белән бердәй дип карый. ЭСТЯ IV: 215–217; Федотов I: 92.

Дерив.: йолын-у; йолыш-у; тат. йолым, бор. төрки juluγ «штраф; калым; корбан, әсир өчен түләү» һ.б. К. Йолкыш.



Предыдущая статья            Следующая статья