Тэтимол 2015

ЙОЛДЫЗ[йŏлдŏз], диал. җŏлдŏз, җŏндŏз, диал., башк. йŏндŏз «звезда» ~ гом. төрки йулдуз, төр. yıldız, к.-балк. җулдуз, каз., к.-калп. жундыз, жундуз, кырг. җылдыз, шор. чылтыс, як. сулус ~ чув. çăлтăр [счŏлдŏр] id. -дыз//-дез аффиксына беткән төрки сүзләр рәтенә керә (чаг. андыз, балдыз, кондыз, көндез, мондыз һ.б.), тамыры имитатив йал//йул – ялтырау тәкълите булса кирәк, к. Ашмарин 1925: 145. К. ш. ук Räsänen 1969: 210; ЭСТЯ IV: 279–281; Федотов II: 93 (мар. шудыр «йолдыз» сүзен дә чувашчадан ди).

Дерив.: йолдызлы, йолдызсыз; йолдызак ( үлән атамасы). Йолдызлык һәм йолдызчык сүзләре русчадан калька булса кирәк. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья