Тэтимол 2015

ЙОЛА, диал. җŏла «обычай, обряд», диал. «выражение лица; лицо» (ДС I: 68) ~ чув. йăла, йăлла, мар. йула, йүлä, удм. йылал, йылол, морд. ила id. < бор. кыпч. *йула, к. каз., к.-калп. жула, кырг. жолой «йола» ~ алт. дьула, йула, хак. чула «җан» (к. Потапов 1934; Баскаков 1973: 108–112). Бу сүз күпчелек төркиләрдә юк, һәм шунлыктан аның чыгышын билгеләү кыенлаша, Һ.В. Юсупов һәм С.Е. Маловлар фикеренчә, йола бор. төрки joluγ, juluγ «мәҗүси корбан» сүзеннән, к. Малов 1951: 390. К. Йол-у. Федотов I: 179–180 (монг. xauli ~ як. куолу «йола, закон» сүзе белән чагыштыра).

Йола < йула сүзе йула ритуаль «шәм» сүзеннән дә (к. Җила ) килеп чыга ала (мәҗүсилектә «җан шәме» яндыру булган).



Предыдущая статья            Следующая статья