Тэтимол 2015

ЙОКЫ[йŏкŏ], диал. җŏқŏ «сон, дрёма» < гом. кыпч., уйг., чыгт., үзб. һ.б. йуқы, уйқы, уйқу, хак., шор., чыгт. уйғу, аз. уйху, төр. uyku һ.б. > чув. ыйăх, ăйăх, ыйăхă, ăйăхă, ăйхă id. < бор. төрки uuq, uuqu «йокы» ← uu-, uı- «йоклау», uju- «йокы процессын кичерү» (ДТС: 606–607) > төр. һ.б. uyu- (uju-) > тат. ŏйŏ-у «әкренләп йоклап китү» (бу сүз ŏйŏ-у «сизү көчен югалту» сүзе белән бердәй булуы да ихтимал). Бор. төрки (ДТС: 503) u, як. уу «йокы» я *u, uu сүзеннән кыскарып килеп чыккан, я шуннан әлеге u-u- (<u-ru-) фигыле ясалган. Дөньядагы күп кенә телләрдә «йокы» о-, у- тамырыннан икәнлеген искә алсак, соңгы фараз ышанычлырак кебек (чаг. мар. ом, омо, удм. ум, морд. он «йокы», удомс – ихтимал, төрки – «йоклау»). Федотов II: 470. Кыпч. интервокаль //-к – гадәттә элекке икеләтелгән-тәштитле ққ//кк дән килеп чыга; шуны исәпкә алганда йŏкŏ < уйукку булырга тиеш (ягъни бор. *уйу-қ- фигыле – уйуның интенсивлык формасы булган). ЭСТЯ I: 244.

Йокы продуктив нигез: йокылы, йокыла-у > йоклау; йокысыз; йокычан һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья