Тэтимол 2015

ЙОК-У(йогу), диал. җŏк-у (җŏгу) «прилипать; заразить (болезнью – о болезни)» ~ куман., ком., нуг. йуқ-, к.-балк., каз., к.-калп., кырг. җуқ-, алт. дьуқ, тув. диал. чуқ-, хак. чух- id.

Йок- тамырыннан шактый күп төрки сүзләр ясалган, к. тат.-башк. йŏғŏн-у «кагылу», йŏғŏнты «тәэсир, рефлекс», йŏгŏш «зараза», диал. җŏгŏш «ягымлылык» (ТТДС I: 574) ~ каз., к.-калп., кырг. җуғум «ябышучанлык, зимлек; зирәклек, тиз отып алучанлык» һ.б. К. ш. ук диал. йогаш, җогаш «охшаш», йогачан «йогышлы» (йоқ- бор. варианты *йуға, *йуқа булуы ихтимал). К. Йок, Йокылык.



Предыдущая статья            Следующая статья