Тэтимол 2015

ЙОЗАК, диал. җозақ «замóк» < урта төрки, кар., уйг. диал. йузақ, йозақ, куман. йузақ, йусхак ~ чув. çăра [счŏра] > мар. с′ура, с′ыра id. Төрки телләрнең күпчелегендә бу сүз юк, бор. гом. төрки *йурғақ id. ниндидер йур- фигыленнән булырга тиеш кебек, ләкин аның мәгънәсе юраулы. Шор. чодақ, чозақ (Радлов III: 2028) «ышаныч; йозак» варианты да бу сүзне ачыкламый («ышаныч» мәгъ. икенчел булырга мөмкин). Тунг.-маньч. jохшу, jосо һ.б. «йозак» (ССТМЯ I: 348) шулай ук фонетик һ.б. җәһәтләрдән йузақ сүзенә ябышмый. Монг. цуурга «йозак» тур. да шуны әйтеп була.



Предыдущая статья            Следующая статья