Тэтимол 2015

ЙОДРЫК[йŏдрŏқ], диал. йо ҙрық, җŏдŏрык, иск. йŏмдŏрык, йŏмрык «кулак» < нуг., кр.-тат., алт., уйг. йудруқ, каз., к.-калп. жудуруқ, кырг. җудуруқ, к.-балк. җундуруқ, тув. чудуруқ ~ як. сутуруқ id. һ.б. һичшиксез бор. төрки jumduruq «йодрык» сүзеннән, jum- «йому» фигыленнән. Семантик анализ буенча, ул сүз я йумдур- «учта яшерү, йодрык төйнәү» сүзеннән (*йум-дур-уг-а), я бор. *уйм «төен; йодрык» сүзеннән, ул чагында йум-дурук йодрыкка киелә торган хәрби бияләйне белдергән, чаг. алт. дьудрук «тукмак» (-дуруқ//-дырык аффиксы һәртөрле кидерелә торган нәрсәләрнең атамасын ясый), рус. диал нюдургун «җиңсә» (Аникин: 412).

*Йумдурука > *нумдурука сүзе монг. һәм тунг. телләренә дә үтеп кергән (һәм шуннан кайбер төрки телләргә кайткан), к. бур. н’удурга, монг. нудурган ~ хак. нузурух «йодрык» һ.б. Монг. нудра-, бур. нюдур- «йодрыклау, төртү» < бор. төрки, алт. ньумдур- ~ йумдур- «йомдыру», эвенк. нидурга < бор. монг. nidurγa «йодрык» һ.б. к. ССТМЯ I: 590. К. Йом-у, Йомыш. Räsänen 1969: 209.

Дерив.: йодрыклы, йодрыксыз; йодрыкла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья