Тэтимол 2015

ЙОБА-У диал. «замучиться; присмиреть (от неудач)», диал. (себ., эчк.) йобау «похудевший, понурый» (ДС I: 69; ТТДС I: 174), йыбау «боек», йуба-у «газаплану» (Тумашева 1992: 81, 85, 89) ~ кырг. жобо- «баш әйләндерү; кайгыру», алт. дьобо- «йончу, арыклану», хак. чоба-, тув. чова- «ару, талчыгу», як. собоо- «арыклану, ябыгу» ~ урта монг. joba- «азаплау, имгәтү» (Поппе 1938: 207), маньч., нан. ǯобо- «күңелсезләнү, кайгыру, газаплану» ~ эвенк. ǯопо- «ярлылыкта булу, җик күрү» һ.б. (ССТМЯ I: 260–261).

Бу нигезнең исем мәгъ. дә киң таралган, к. уйг. диал. (таранчы) joба, алт. диал. joбо, дьобо, хак. чоба, тув. чова «арыганлык; кайгы; арыган, кайгылы», хак. чобаг, тув. човаг «арыган, талчыккан (ат)» һ.б. Чаг. кыт. чибу «ачлык; ашамау».

Йоба- нигезе төрки телләрдә бик тә продуктив. Бик иртә бу сүз «сулыш алу > тынычлану > күңел күтәрелү > шатлану» (!) мәгъ. үзгәрешләре кичергән (шундый антонимлашу усал сүзендә дә күзәтелә), к. бор. монг. joba- «кичерешү, кеше хәленә керү», куман. йубан- «шатлану», к. Юан-у, Юат-у, Юаш, Юбалг-у.



Предыдущая статья            Следующая статья