Тэтимол 2015

ИЯРЧЕН[ийәрчĕн], диал. иярчек «последователь; спутник, сателлит; сопровождающий» – дөресрәге иярчән булса кирәк, к. ком. иерчен, нуг. иершен «иярчен», каз., к.-калп. ершең «иярчен (бала)»; кырг. ээрчи- «иярә төшү» сүзенең иярчен сүзе ясалуына контаминацион тәэсире генә бер бугай. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 242–245), иярчән сүзеннән чыгып, элек ияр < эйәр дигән исем булган, димәкче. Ләкин -чән < -чәң кушымчасы элек фигыль нигезләренә дә ялгана алган.



Предыдущая статья            Следующая статья