Тэтимол 2015

ИЯР-Ү[ийәр-], диал. игәр-ү (ТТДС I: 142) «следовать за-кем-либо» > чув., удм. ер- [йэр-], мар. ияр- < гом. кыпч. эйäр-, нуг. иер-, каз., к.-калп. ер-, кырг. ээр- < уйг., чыгт. эгэр, äгäр- ~ тув. едер- [эдэр-] уйг. идәр-, бор. төрки (ДТС: 164) eär- id. бор. ij- < e- «артыннан бару» фигыленнән йөкл. юн. булса кирәк. К. ш. ук урта төрки i «эз», iärü «ияреп» (к. Боровков 1963: 122). КБтә eär- «эзәрү, эзәрлекләү; иярү». Димәк, бор. төрки i ~ i- исем-фигыль пары булган. К. Иярчен, Эз. Räsänen 1969: 37 (ияр-ү не эрлә-ү белән багламакчы).

Дерив.: ияреш-ү, иярт-ү; иярчен һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья