Тэтимол 2015

ИЯР[ийәр] «седло» < гом. кыпч. эйәр, äjäр (к. Радлов I: 695) ~ чув. ĕнер, йĕнер «ияр», йĕнерчĕк «ыңгырчак»; бу сүзнең кырг. ээр, тув. эзер, шор., чулым. äзäр (Радлов I: 892), бор. төрки (ДТС: 164) eär, edär вариантлары белән бергә уйг. диал. әгәр, чыгт., кар. эгәр, игәр, төр. eğer варианты да бар. К. Ыңгырчак. Федотов I: 195; ЭСТЯ I: 241–242.

Дерив.: ияреш-ү, иярт-ү ; иярчен һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья