Тэтимол 2015

ИЯК[ийәк], диал. (ЗДС: 210, 212, 803) инәк, иңәк, эйек «подбородок» < башк. эйәк, нуг. иек, кр.-тат. iyek, yiyek, хак. иңэк, иңек, госм., төркм., үзб. эңәк «ияк», төр. enek «аскы урт сөяге», куман., чыгт. äңäк «ияк, ияк очы», чув. ана id. ← бор. төрки (язма чыганакларда, к. Räsänen 1969: 45), аз. äн, äң «яңак очы». Бу сүзләрне баштук бор. төрки (Поппе 1938: 201; ДТС: 174) eyegü «ияк, яңак» белән чагыштыру ярамас, арадаш формаларны табу мөһим. К. Йәйәк. Яңак белән чагыштыру да төрле сораулар уята. Радлов I: 714; Мухамедова 1973: 148; Федотов I: 45.



Предыдущая статья            Следующая статья