Тэтимол 2015

ИШТӘК «один из башкирских родов; часть башкир», диал. (себ.) «остяк, хант» – калм. (Ramstedt 1935: 211) istăg «башкорт; пики (кәрт төре)» иштг мангт «башкорт», каз. истәк, иштәк, истек «башкорт»; үштәк, иштәк «себер татары»; хәз. көндә Истәк дигән ике татар авылы бар – берсе Башкортстанның Яңавыл районында, берсе Пермь өлкәсенең Суксун районында. Төрки чыганакларда иштәк XVII г. бирле билгеле: Әбүлгазиның «Шәҗәрәи тәрәкимә» («Төрекмәннәр шәҗәрәсе») әсәрендә «дала кыпчаклары монголлардан качып иштәкләргә бардылар, бу көндә иштәкләрнең күпчелеге кыпчакның нәселеннән торыр» диелә. XVIII г. башларында материал туплаган Ф. Страленберг sari yschtek (сары иштәк) халкы «татар-болгар телендә сөйләшүче башкортлар» дигән (к. Stralenberg: 424). Кара, сары һәм ак мангытлар (к. Мангыт сүзен) булган шикелле, кара, cары һәм ак иштәкләр (соңгылары – татарлар) да булган. Иштәк, эштак ыругы үзбәкләрдә дә бар.

Төрле чыганакларда иштәк сүзе белән рус. остяк, тат. үштәк этнонимы буталып килә (к. Fischer: 420). Остяк исә бөтенләй төрки түгел.

Русча ядкәрләрдә искә алынган костяк һәм төрек сәяхәтчесе Ә. Чәләби язмаларындагы һәшдәк, хәштәк этнонимнарын да иштәккә нисбәт итәләр. Һәшдәк сүзе фар. һäшт «сигез» сүзеннән ясалган булса, бу сүз рус чыганакларында башкортларны осьмиродцы дип атауга бап килә. Әд.: Фирсов Н. Положение инородцев северо-восточной России в Московском государстве. Казань, 1866: 37; Kannisto A. Zur Etymologie des Volkernamens ostjak // MSFOu LVIII. 1928: 417–420; Исхаков Д.М. К этнической истории татар восточных районов Татарской АССР // К вопросу этнической истории татарского народа. Казань, 1985: 36–65; Kırzaoğlu F. Kıpсаklar. Ankara, 1992: 13; Аникин: 430–432. Бу хезмәтләрдә арытабангы бай әдәбият күрсәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья