Тэтимол 2015

ИШЕТ-Ү «слышать, услышать, услыхать» < гом. төрки эшит-, нуг. эсит-, каз., к.-калп. есит- id. тат. диал. (ТТДС I: 156) иш- ~ хак. ис-, чулым., хак. диал. эш-, каз. ес-, хак. эс-, ис- «ишетү, тыңлау» фигыленнән, дөресе *эши булган булса кирәк (эши-т- шуның йөкл. юн.). Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 318–319) бу сүзне авест. иš, хетт. «колак» белән чагыштыра, ләкин ишет- сүзеннән чув. илт- «ишетү» сүзен аерырга ярамый, димәк, сүзнең тарихи тамыры *элч, *эл булган. Чаг. тунг. телләрендә ū- «яңгырау, ишетелү» (ССТМЯ I: 293–294). Räsänen 1969: 51; Федотов I: 266.

Дерив.: ишетел-ү, ишеттер-ү; ишетем (неол.).

Диал. ишел-ү «ишетелү» һич тә редукцияләнгән форма түгел, ә *иш- «тыңлау» фигыленең төш. юн.



Предыдущая статья            Следующая статья