Тэтимол 2015

ИШӘК «осёл, ишак» < гом. төрки (Радлов I: 906, 912) эшäк, äшäк, эштäк, алт. äштäк > каз. (ҚТДС: 102) естек, урта төрки (Боровков I: 86) äшкäк, бор. төрки (МК I: 111, 114) еšgek, еšyek id. < *elček < elč-ek, к. тув. элчиген < бор. монг. elčigen, elğigen «ишәк». Бор. *elç- < *anč- << шумер. ansu «ишәк» (И. Немет K. Menges’нең «The Turkic Languаges and Peoples» китабына рецензиясендә, – к. Acta Linguistica (Budapest), t. XXI. f. 3–4, 1971: 471–474, – шулай ди). К. ш. ук Бернштейн С.В. Несколько слов о ностратической гипотезе // ВЯ, № 3. 1986: 38–41. Ләкин иш < *элч тамырының төрки телләрдә автохтон булуы да ихтимал. Чув. ашак «ишәк» тур. Федотов I: 76. Рус. ишак тур. Аникин: 228 (шунда ук – әдәбият). Рус теле аша бу сүз күп телләргә таралган.



Предыдущая статья            Следующая статья