Тэтимол 2015

ИШ «один из пары; напарник; спутник», диал. «коллектив; множество (подобных друг другу)» > мар., удм. эш < гом. төрки эш, әш, ээш (Радлов I: 902; Будагов I: 196; ЭСТЯ I: 313–315; Räsänen 1969: 50) id., төр. еş «җефет», чув. йыш «коллектив, артель; туган-тумача, гаилә, хуҗа», безнеңчә, тат., башк. иш- «аллы-артлы, чиратлы, ритмик хәрәкәтләр ясау» белән (бау ишү, ишкәк ишү, диал. иш-ү «бер-бер артлы сугу; зур, авыр адымнар ясап озак чабу») < гом. төрки эш- id. (Радлов I: 871, 872; ЭСТЯ I: 316) белән тамырдаш, ягъни бу сүзләр – бор. төрки телләргә хас булган исем – фигыль парын тәшкил итәләр (чаг. кат – кат-у, куш – куш-у), к. алт. диал. (Радлов I: 904) эш-, äш- «иярү» . Иш < эш, әш тамырын чув. ал- < әл- «дөмбәсләү» фигыле белән дә чагыштыралар. Ахметьянов 1989: 108; Федотов I: 208.

Иш (исем вә фигыль) тат. телендә шактый продуктив тамыр, к. ишәй-ү «күбәю, үрчү», ишле «күпсанлы». К. Иш-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья