Тэтимол 2015

ИЧМАСА «хотя бы; и даже» > чув. иçмасса, башк. исмаһа, удм. эсьма, эсьмаса, мар. эсмаса, эсмäсä id. – Идел-Урал региональ сүзе, к. К. Насыйри буенча (ЛТ I: 71), һич имәсә дигәннән, чаг. һич булмаса; ләкин сүзнең веляр яңгырашы бу фаразга туры килми. Аннары ичмасам, ичмасак (ДС II: 90) вариантлары да аңлатуга мохтаҗ. К. Федотов I: 174 (чув. телендә бу сүзнең фонетик вариантлары бик күп).



Предыдущая статья            Следующая статья