Тэтимол 2015

ИЧКЕ, ицке, ицкә, ишке (себ., әстр., кузн. һ.б., к. ТТДС I: 105; ЗДС I: 221–222) «коза» ~ гом. кыпч., алт. ички, кр.-тат. әчки, кырг., үзб., уйг. эчки, әчки, алт. äчк, эчкэ һ.б. < бор. төрки (ДТС: 162) ečki, ečkü id., к. ш. ук (төп линиядән читләшкән) каз. ешкǐ, уйг. диал. (Малов: 49) ушко, монг. ишиг, калм. ишкэ, бор. монг. išigen «кәҗә» > рус. диал. (Аникин: 228) ишиген «бәти». Бу сүзне кар. эчки ~ кэчки «кәҗәкәй» кебек вариантлардан чыгып, кәҗә сүзе белән бердәй дип раслау еш очрый. Ләкин А.Е. Аникин хаклы рәвештә диярлек бу фикерне кире кага. К. ш. ук Räsänen 1969: 35 (тагын мисаллар китерә).

Ичке биргән куй алыр, һич бирмәгән ни алыр? – дигән мәкаль бар икән, к. Dobr. II: 38–39.



Предыдущая статья            Следующая статья