Тэтимол 2015

ИЧӘЧӘН: Бозау Ичәчән – герой сказок, богатырь с головой телёнка < алт. Йэр (йäр) чэчэн Үлгән (Өлгән) тәңренең ярдәмчесе. Өлгән тәңре исә баш Тәңренең иҗатчысы, җирне төзүче һәм төзекләндерүче. Йәр Чәчән гә кешеләргә гомер-тормыш өләшергә кушылган булган һәм ул шул йомыш белән кызлар җыелган җиргә килеп кергән. Ләкин бозау башлы егетне күреп, кызлар көлә башлаганнар. Йәр Чәчән ачуланып, аларга хатын-кыз язмышы биргән, ди (к. Традиционное мировоззрение тюрков Южной Сибири. М., 1989: 138). К. югарыдагыны.

Татар әкиятендә бу мифологемадан исем генә калган. Ичәчән образында бор. һинд-иран халыкларындагы сыер культы чагылса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья