Тэтимол 2015

ИЧӘН, иҗән (Кадыйр Гали, XVII г. тарихчысы, рус патшасын ичән дип атый; XVIII г. документларында очрый) «император (китайский, русский)» < уйг. әҗән, эҗен, эчен, эчән «Кытай императоры», монг. (МНМ II: 657) эдзен «хуҗа, башлык», бур. эжин, калм. эзны «билгеле бер төбәкнең, районның рухи хуҗасы, химаячесе». Тув. эжен, эҗин «әфәнде, галиҗәнаб» ~ монг. эдзен, эжен, калм. эзн «ия», эдзен бабай «җир иясе».

XIV г. монгол хаканнары бөтенләй Кытайга күченгәч, барча элекке монгол җирләре Кытай императорыныкы дип игълан ителгән һәм җирле хакимнәрне еш кына Кытай императорының вәкиле дип игълан иткәннәр. Шул нигездә иҗән «гомуми император» образы мифик төс алган. Чаг. як. иччи «җир хуҗасы», селькуп. ичкачка, ича «күктә чабып йөрүче герой-сыбайлы». К. МНМ I: 594; МНМ II: 596, 657 һ.б. (күп урында).

Ичән сүзенең кытайча прототипы безгә төгәл билгеле түгел. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья