Тэтимол 2015

ИТЕК, диал. әтик (Тумашева 1992: 38), öйтäк (Дмитриева 1981: 171), үтүк (Радлов I: 1865) id. һ.б., өдүк, өйтөк, үтек (ЗДС: 509, 511, 69) «сапог» – гом. кыпч. этик, итик, госм., тув. идик «итек», төркм. әдик, эдик, бүтән телләрдә иренләшкән анлаутлы: уйг. öтүк, алт., шор. öдүк (к. Радлов I: 842, 1279, 1508 һ.б.) «итек; башмак»; алт. диал. ööтöк.

Тат. диал. (себ., әстр., к. ДС I: 21; ДС II: 42) ату «үкчәсез итек, читек» ~ каз. ату, чув. атă болг. теленнән булса кирәк, к. үзб. диал. әтүв «итек». Идел Болгары Евразиядә күн әйберләр җитештерү үзәге булган.

Итек сүзен Г. Рамстедт һәм Э.В. Севортян бор. äт- «киенү» сүзеннән дип баралар, ләкин бу фараз иренләшкән вариантларны аңлатмый. Дөрес, äт- < үәт- < ööт- булуы да бар, ләкин к. чув. ат- < *әт- «без белән тегү; үрү» (к. Әтмә ). Безнеңчә, итек < öйтүк, öйтәк «тегелгән аякчу» *öйүт-иг «тегелгән, чигелгән» (аякчу) дигән сүздән, сүзнең фигыль тамыры *öйүт- «тегү, чигү» (к. Оек ), ә ату – икенче бер сүз. Räsänen 1969: 52–53; (ЭСТЯ I: 319–321), Федотов I: 69. Гомумән, сүзнең чыгышы томанлы.



Предыдущая статья            Следующая статья