Тэтимол 2015

ИТ «мясо» < гом. төрки эт, уйг. әт, тув. эът «ит; тән; сыер ите», госм. äд (Радлов I: 835), чув. үт (!) «ит, тән», кайбер телләрдә «җимешнең йомшак өлеше» (к. ЭСТЯ I: 311–312); к. ш. ук як. эт «ит, тән; прокатка алынган терлек»; ниндидер ике иҗекле сүздән, чаг. ягн. йота ~ бор. харәзем. yatti, бор. ир. yatta «ирен, ит» (ЯТ: 366). Ит мәгъ. сүзләр элек эвфемистик рәвештә «ирен», «колак» мәгъ. белдергәннәр; ит, ихтимал, элекке эйт «колак» сүзеннәндер, чаг. фар. гүш, гүшт «колак, ит» (чаг. колак итен ашау – бер нәрсә тур. күп сөйләү»). Федотов II: 302–307.

Дерив.: итле, итсез; итләч.



Предыдущая статья            Следующая статья