Тэтимол 2015

ИСПӘРӘК II– Аспарух (основатель Дунайской Болгарии, по легенде, один из сыновей хана Кубрата – правителя Приазовской Болгарии) – бор. төрки ıšbara, ıšbaraš «бер титул» < санск. ıšvara «Саф Брама» – буддизмда бер изге зат. Икенче версия буенча, бор. һинди svaraj, svaraja (свараҗ, сва раҗа) «мөстәкыйль идарәче» сүзеннән, шуннан ук рус. Сварог «тәңре, күк илаһы» (к. Фасмер III: 569–570). Өченче версия – һинди svargas «күк» (к. Рыбаков: 447) сүзеннән.

Тат. (элекке тарихчыларда) Испәрәк < Испәрәг варианты каян алынгандыр, безгә билгеле түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья