Тэтимол 2015

ИСНӘ-Ү «зевать» ~ куман., төркм., госм. äснä-, шор. äзä-, тув. эзэ- төр. диал. äсäн- (к. Радлов I: 873, 889), үзб. эсна- «иснәү; сузылу; киерелү», бор. төрки (ДТС: 184) еsnä- «иснәү (зевать); җил исү)». Иснә-ү сүзенең «искәү» мәгъ. уйг. әснә-дә дә бар.

Иснә-ү, күрәсең, (җил) ис-ү сүзе белән бәйле, к. тув. эзин «һава агымы», ләкин морфологиясе бик буталган. ЭСТЯ I: 310–311.



Предыдущая статья            Следующая статья