Тэтимол 2015

ИСКЕ I«старый (только о неодушевленных предметах); древний; устарелый; старьё» < гом. төрки эски, бор. төрки (ДТС: 184) eski id. К. ш. ук төр., үзб. диал., кр.-тат., кар. эски- «искерү» фигыле дә бар, димәк *эсик сүзе булган, шуннан эсик-ү фигыль, эсик-и-г (сыйфат) > иске килеп чыккан, чаг. монг. эси «башлангыч» (бу чагыштыруның авторы Г. Рамстедт) ~ тунг.-маньч. эси (эсикэ, эсикэн) «әле генә, менә хәзер; бая» (ССТМЯ II: 468). Чаг. ш. ук шор. äzä «элек» ~ монг. esin id., к. Räsänen 1969: 49.

Иске сүзен уйг. эрги, эркә, тув. эрги, хак. иргi, як. эргэ «иске, элекке, иртә» сүзе белән чагыштыруны галимнәр кире кага, к. Л.С. Левитская. Лексикологические заметки. Уч. зап. Чув. НИИЯЛИ, вып. 46. 1970: 265–266.

Дерив.: искер-ү, искелән-ү; искелек; искеләр дигәндә – исем; иске-поскы, иске-москы «посып» калган нәрсәләр тур. булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья