Тэтимол 2015

ИСКӘ-Ү «нюхать» ~ башк. ескә-, нуг., каз. иĕскэ-, кырг. иске- [искэ-], үзб. иска-, аз. ыска-, iскä-, төркм. ысға-, хак. изе- «искәү, ис сизү; гомумән сизенү» – бу фигыль контаминацион характерда: аның семантикасында ис I һәм ис II сүзләре тәэсире бердәй сизелә; -кә//-кa кушымчасы <(ы)к// а(к) + ä соңрак формалашкан.

Тат. әд. телендә «сулап ис сизү» мәгъ. иснә-ү кулланыла, ләкин иснә-үнең «йокы килүдән авыз ачылу» мәгънәсе бар. Халык телендә бу мәгънәләргә аерым фигыльләр була торып, омоним фигыльләргә ябышып яту сәвәтле лексикология һәм лексикография принципларына туры килми. Искә-ү сүзе тат. телендә җитәрлек дәрәҗәдә киң таралган (күп сөйләшләрдә бар).

Дерив.: искән-ү, искәт-ү .



Предыдущая статья            Следующая статья