Тэтимол 2015

ИСЕР-Ү «опьянеть, пьянеть» < гом. кыпч. эсир-, башк. иçер-, алт. диал. эзир-, хак. исир-, уйг., куман., бор. төрки (Радлов I: 874, 876) äсäр-, äсир- < бор. төрки (ДТС: 184, 391) esür-, ösür «исерү; масаю» > чув. үсĕр- «исерү», безнеңчә, бор. ögsüg//ögsig «акылга мохтаҗ» (← öг «акыл, һуш») сүзеннән (эсир- < *эйсир- < *öйсир < *ögsig-ir > үсир-), к. Үк, Үксе-ү.

Төрки телләрдә тагын (Будагов I: 136) чыгт. үсрэ-, төркм., уйг. әсрә-, төр. диал. esre- «исерү» паронимы бар, ул *ögsi-rе формасыннан булса кирәк.

Чув. үсĕр, үссер, ĕссĕр «исерек» бор. болг. ү-сĕр < *ög-sür «акылсыз, һушсыз» сүзеннән. Räsänen 1969: 50; ЭСТЯ I: 309–310 (Э.В. Севортянның аңлатмалары безнекеннән үзгәрәк); Федотов II: 302 (этимологик аңлатма бирми, чагыштырулар белән канәгатьләнә).

Дерив.: исерек; исереш-ү, исерт-ү; исерткеч.



Предыдущая статья            Следующая статья