Тэтимол 2015

ИСЕРГӘ-Ү тар. «заступиться за кого-либо, защитить, сочувствовать» ~ төр. esirge- < бор. төрки (ДТС: 184 һ.б.) esirkä- «кызгану, җәлләү» < es-irkä- «истә тоту, искә төшерү» фигыленнән (-irtke//-ırtqa – бор. фигыль һәм исем кушымчасы, ул комыртка, йомыртка һ.б. сүзләрдә бар), бу сүз каз., аз. як. телләрендә һ.б. да очрый, чаг. ш. ук чув. аçăрха- «искәрү; күзәтү» < болг. *әсәрһә- id. Räsänen 1969: 50; ЭСТЯ I: 310.

Иске документларда исергәп «яклау грамотасы» Алтын Урданың башлангыч чорыннан калган һәм монголча эсиргэбэ «яклады, якладым» сүзеннән килә: хан грамотасы шулай башланган.



Предыдущая статья            Следующая статья