Тэтимол 2015

ИСӘР «дурачок» > мар. исер, исäр, чув. диал. исер ~ башк. иçәр, себ. (Räsänen 1969: 51) ežär (?), ĕсәр, исәр > хант. isär < гом. кыпч. эсер (каз., к.-калп. есер, есәр), кырг. диал. эсәр, үзб. эсар id., (ЎХШЛ: 132) йесәр «елгыр; тыңлаусыз, башбаштак, әнисез үскән» – ис I сүзе белән баглы булса кирәк (Радлов I: 874), ләкин ясалышы табышмаклы сүз (чөнки этимоннарның вариантлары күп); чаг. башк. (БҺҺ II: 79–80) иçәү, иçәүән «исәр». Себ. (Тумашева 1992: 27) арсар «исәр, кыргый», каз., кырг. арсар «гөнаһ; аптыраш; аптырамыш» ← арсы-у «ахмаклык эшләү» (к. ш. ук Радлов I: 326–327) сүзе белән тәңгәлләштерү өстәмә дәлилләр сорый.

Дерив.: исәрлек; исәрлән-ү; исәрләрчә.



Предыдущая статья            Следующая статья