ИСӘҢГЕРӘ-Ү «обалдеть; оторопеть; растеряться» ~ башк. (БТДҺ: 103) иçәңкерә-, иçәңке- id., каз., к.-калп. есеңкире-, кырг. эсенгире- «зәгыйфьләнү; боегу; коелып төшү», үзб. эсанкира- «аптырау, исәңгерәү» ~ уйг. есәнгири- (эсәнгирә-) күчемле фигыль: «аптырату, исәңгерәтү» – исән сүзе белән баглы, ихтимал, монг. *эсэнгүй-рэ- «исәнсезләнү» формасыннандыр; ш. ук иссэ- < эссä- «исен-һушын югалту» (к. Исәр ) фигыленнән дә ясала ала. Дерив.: исәңгерәш-ү, исәңгерәт-ү. |