Тэтимол 2015

ИСӘН «здоровый, целый, в целостности (особенно – после пережитой опасности)» > чув. диал. исен (без теркәдек. – Р.Ә.), мар. эсен, удм. эсäн, исан, исöн id. (сүзнең таралуына аның мәзкүр телләрдә дә кулланыла торган дериватлары – исәнме, исәнлек, исәнләш-ү сүзләре ярдәм иткән) < гом. кыпч. эсен, каз., к.-балк. есен [йэсэн], хак. изен, уйг., чыгт. әсән, эсән, төр. esen, алт. диал. һ.б. (Радлов I: 883, 889, 1413) äсäн, äзäн < бор. төрки (Р. Рәхмәти материалларында) asan, як. (Пекарский: 314) äтäңңä «исән-сау» ~ яз. монг. esen id. гадәттә (к. Räsänen 1969: 50; ЭСТЯ I: 308–309) фар. асан «җиңел, кулай, авырлыксыз» сүзеннән дип аңлатыла.

Безнеңчә, бу сүз төрки ис < эс «һуш; үз-үзеңне яхшы белү; хәтер» сүзеннән (к. Ис I ). К. тат. исәй-ү (к. Исәй-ү ) «үз-үзеңне яхшы сизү, терелү, айну», госм. äсäн- «сәламәт, исән-сау булу», кар. эсэв «шатлык; шатлану», себ. (Радлов I: 1538; Тумашева 1992: 53) iзäн-, изә-ү «аңлау, истә тоту», уйг. диал. äsängü «үз-үзеңне сизү». К. ш. ук Исәңгерә-ү. Ахметьянов 1989: 97.

Дерив.: исәнлек; исәнләшү; к. Исәнмесез . Парлы сүз компоненты буларак: исән-аман, исән-сау.



Предыдущая статья            Следующая статья